Төньяк-көнбатыш җиле 22 м/с ка кадәр көчәячәк.
6 мартта Татарстанда -16 градуска кадәр суытачак.
Якшәмбе көнне 6 мартта Татарстан территориясендә кар явачак һәм буран чыгуы көтелә. Төньяк-көнбатыш җиле 17-22 м/с ка кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.
Синоптиклар фаразлары буенча, Казанда 6 мартка каршы төндә -12.-14 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -9..-11 градус тамгасына җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар