16+

60 яшьлек хатын-кыз үзе белән ни булуын аңламыйча, акрынлап үлә бара

ВИЧ диагнозы куелу аның өчен шок була, чөнки соңгы тапкыр ир-ат белән җиде ел элек очрашкан.

ВИЧ диагнозы куелу аның өчен шок була, чөнки соңгы тапкыр ир-ат белән җиде ел элек очрашкан.

Свердловск хастаханәсендә пациенткада ВИЧ авыруы табылганнан соң табиблар үз хатасын  танымаганнар.

Людмила һаман да үзенең авыруы белән көрәшә. Аның аяклары йөрүдән туктаган, ләкин ул бирешми. 

Свердловск өлкәсендә яшәүче 60 яшьлек Людмила үзен коточкыч төштә кебек хис итә(барлык исемнәр геройлар үтенече буенча үзгәртелгән. - Ред.)  «КП-Екатеринбург» хәбәр иткәнчә, ике ел элек, 2022 ел ахырында, хатын – кызның кинәт сәламәтлеге белән җитди проблемалар башлана-күзләре күрми башлый. Башта табиблар боларның барысын да ковид нәтиҗәләре белән дип бәяләгән, ләкин бернинди дәвалау ысуллары да ярдәм итмәгән.

«Әни сигез килограммга ябыкты, янбашларында герпес барлыкка килде, бик каты йөткерә һәм тыны кысыла башлады», - дип сөйләгән кызы София.

2023 елның мартында Людмиланы хастаханәгә салалар һәм ВИЧка анализ тапшырырга комачауламас иде, дип фаразлыйлар, ниндидер симптомнар артык охшаш була. Бу, мөгаен, иң куркыныч диагнозны раслауны булдырмас өчен эшләнгәндер. Әмма нәтиҗәләр белән хата килеп чыга. Җирле хастаханәдә пациентның фамилиясен дөрес язмаганнар, һәм анализ югалган.

Хатын больницада ята, әмма дәвалану тиешле нәтиҗә бирми. Ул чагында София әнисен түләүле тикшерүләр үтәргә үгетли. Табиблар бу йә онкология, йә ВИЧ, дип фаразлыйлар. Инфекционист яңадан анализлар тапшырырга куша. Бу юлы, 2023 елның июнендә, нәтиҗәләр килә, һәм алар тискәре булып чыкты. Һәрхәлдә, шулай тоела. Табиблар яман шеш дип фаразлый башлый, ләкин аны таба алмыйлар.

Хатынның хәле көннән-көн начарая бара. 2023 елның сентябрендә Людмиланың үпкәсендә күпсанлы төеннәр табыла, ашыгыч рәвештә госпитализация таләп ителә. Хастаханәгә яту өчен яңадан барлык анализларны тапшырыла, алар арасында ВИЧка тест та булган. Һәм менә шунда, өченче тапкырдан, кинәт уңай нәтиҗә килгән. София һәм аның әнисе үз күзләренә ышана алмаган.

"Әнидә ВИЧ булуы мөмкин дип һич көтмәгән идек. Соңгы тапкыр ул ир-ат җиде ел элек булган. Ләкин табиблар ничек шулай ялгыша алганнарын мин аңламыйм", - дип борчыла авыру хатынның кызы.

Людмила үз тормышы өчен көрәшен дәвам итә. 

Моңарчы тапшырылган анализлар нәтиҗәсе бөтенләй башка кешенеке булып чыга. Ни өчендер кәгазьдә башка фамилия язылганын: Людмила үзе дә, София дә, табиблар да сизми кала. Моны яңадан тикшерергә һәм элекке нәтиҗәне яңадан карарга карар кылгач кына аңлыйлар.

Аларга чит кешенең анализы ничек эләккәнен чамалыйсы гына кала. Ул вакытта гаиләнең ачыкларга вакыты булмый, чөнки Людмиланың хәле авырлаша барган. Бәхетсезлеккә каршы, хакыйкать ачылгач, ВИЧ инде СПИДка күчәргә өлгергән. Хатын-кызның организмы үлә барган диярлек.

2023 елның ноябрендә нәкь менә төп сәбәп туберкулезда булуы ачыкланган. Табиблар ашыгыч терапия башлый, ул бик авыр үтә. Пациент өч тапкыр күрү сәләтен югалткан, ул препаратлар кертүне туктатканнан соң гына тернәкләнә башлаган. Шулай ук буыннарда һәм мускулларда коточкыч авыртулар барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта Людмила һаман да үз чире белән көрәштә. Аның аяклары йөрми башлаган, ләкин ул бирешми. Үзе йөрергә тырыша, таяксыз.

София ышана, әгәр табибларның ваемсыз мөнәсәбәте булмаса, барлык бу авыр нәтиҗәләрне һәм катлаулануларны булдырмаска мөмкин булыр иде. Әнисен дәвалау белән параллель рәвештә ул гаделлеккә ирешергә һәм медикларны җәзаларга тырыша. Әмма әлегә күзәтчелек ведомстволары хастаханә эшендә бернинди хаталар да ачыкламаган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading