16+

7 сентябрь - “Локомотив”ны искә алу көне

Тугыз элек – 2011 елның 7 сентябрендә Ярославльнең “Локомотив” хоккей командасы авиаһәлакәткә очрап, 45 кеше һәлак булган иде. Фаҗигадә бары тик бер генә кеше исән калды – бортинженер Александр Сизов.

Тугыз элек – 2011 елның 7 сентябрендә Ярославльнең “Локомотив” хоккей командасы авиаһәлакәткә очрап, 45 кеше һәлак булган иде. Фаҗигадә бары тик бер генә кеше исән калды – бортинженер Александр Сизов.

Авиаһәлакәт буенче суд 2014 нче башланды. 267 көнгә сузылган тикшерү эшләре барышында 100дән артык шаһит, зыян күрүче, экспертлардан сорау алынган. Һәлак булган хоккейчыларның якыннары берничә тапкыр тикшерү эшләренең тулы күләмдә үткәрелмәвен искәртә. Ул чагында берәнбер гаепле итеп авиакомпаниянең генераль директоры Вадим Тимофеев табыла. Суд аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара, ләкин ул амнистия нигезендә азат ителә. Хоккейчыларның якыннары аны ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сорыйлар, соңыннан Тимофеев аларга рәхмәтен белдерә: “Хәсрәтле булуарына карамастан, аларның йөрәкләре катмаган”. 

Ярославль хоккей командасы истәлегенә багышланган “Бары тик Локо”! (“Только Локо!”) фильмын октябрьдә төгәлләргә ниятлиләр. Фильмда танылган актерлар катнаша, консультанты – танылган хоккейчы Вячеслав Фетисов, ул картинада үзе булып уйный.

7 сентябрь көнне КХЛда берничә ел рәттән уеннар булмады, хәзер исә бу көнне лига клублары махсус акцияләр уздыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading