16+

8 ел элек югалган кызның гәүдәсен тапканнар

Кызны полиция, волонтёрлар һәм җирле халык эзләгән.

Кызны полиция, волонтёрлар һәм җирле халык эзләгән.

2013 елның җәендә югалган кызның гәүдәсен Түбән Новгород өлкәсендә табалар. Бу хакта "Волонтер НН" эзләү-коткару отряды җитәкчесе Сергей Шухрин сөйләгән.

Билгеле булганча, югалган вакытта яшүсмергә 15 яшь булган. Ул моннан сигез ел элек өеннән чыгып киткән. Югалган кешенең гәүдәсе 2021 елның җәендә үк Гидроторф бистәсеннән ерак түгел урманда табылган. Нәтиҗәдә, ДНК экспертизасы аның шул югалган кыз булуын раслаган.

Россиянең Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, Даун синдромы белән авырган 1998 елгы кыз өеннән 2013 елның 20 июнендә киткән. Ул сөйләшми, әкрен хәрәкәтләнә торган булган. Кызның хәбәрсез югалу факты буенча "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"112" телеграм-каналы аныклаганча, кызны полиция, волонтёрлар һәм җирле халык эзләгән. Гөмбә җыючы аның скелетына урманда юлыккан. Мәет бала йортыннан нибары 2,5 чакрым ераклыкта табылган. Эзләүчеләр бу территорияне берничә тапкыр караган. Хәзер тикшерү кызның гәүдәсе ни өчен шунда ук табылмавын ачыклаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading