Башкортстанның Белорет районында гыйбрәтле хәл булган: 90 яшьлек әби, үзенең оныгы белән чәкәштереп аракы эчеп утырганда, яшь шешәдәшенә пычак кадаган, дип яза «Кызыл таң».
Башта күңелле генә утырганнар. Аннан, аракы парлары башларына менеп киткәч, үзара низаг чыккан. Әби озак уйлап тормаган, ит турый торган пычагын алып, оныгының аркасына кадаган.
Имансыз әбигә карата Җинаятьләр кодексының «Кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
90 яшьтә адәм баласы аракы чөмерү турында түгел, ә ахирәт дөньясы хакында уйланырга тиештер дә ул... Ата улны, ана кызны белми торган заманада яшибез шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар