16+

Абортларны чикләү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәк

Россия Дәүләт Думасына язгы сессиядә шәхси клиникаларда абортларны тыю һәм йөклелекне өзү вакытын кыскарту турындагы закон проектын кертәчәкләр.

Россия Дәүләт Думасына язгы сессиядә шәхси клиникаларда абортларны тыю һәм йөклелекне өзү вакытын кыскарту турындагы закон проектын кертәчәкләр.

Бу хакта РИА "Новости" яза.

"Шәхси клиникаларда күрсәтелгән хезмәтләр исемлегеннән аборт ясауны юк итү турындагы закон проекты эшләнә. Шулай ук йөклелекне өзү мөмкин булган вакытны кыскартырга планлаштырыла”, - дигән басманың әңгәмәдәше. Ул документ әлегә әзер булмавын әйткән.

Закон проекты инде 2024 елда әзер булыр дип көтәлә. “Документны Дәүләт Думасына язгы сессиядә кертү планлаштырыла”, - дигән басма чыганагы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading