РЕН ТВ хәбәрчесе Ләйләне үтерүнең шаһитлары, күршеләре белән очрашып сөйләшкән. Фаҗига якында урнашкан мәктәптә укучы бала каршында булган. «Мин мәктәп укучысы кычкырган тавышка йөгереп килдем. Шунда бардым. Карасам, анда бар җирдә кан», — ди канал әңгәмәдәше.
Ләйлә һәм аның ире өч бала үстерә. Шулай итеп өч сабый ятим калган, карындагы бала һәм аның анасы һәлак булган, диелә хәбәрдә.
Бүген Мөнирне сак астына алу турында карар чыгардылар. "Сорау алганда гаепләнүче сеңлесен күптәнге гаилә низагы аркасында үтерүен әйтте", - дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.
Бу кеше җинаять кылу турында бер ел чамасы план корып йөргән. Һөҗүм итәр алдыннан, ул берничә көн буена сөңлесе артыннан күзәткән. Якын арада аңа психолого-психиатрия экспертиза ясыйлар, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар