16+

Аэропорт исеменә тавыш бирүнең соңгы көне: тавыш бирик!

Тиздән Халыкара аэропортларның исемнәре билгеле булачак. "Россиянең бөек исемнәре" проекты кысаларында Татарстанның “Бигеш”, “Казан” аэропортларына һәркем үзе теләгән исемне сайлап тавыш бирә ала.

Тиздән Халыкара аэропортларның исемнәре билгеле булачак. "Россиянең бөек исемнәре" проекты кысаларында Татарстанның “Бигеш”, “Казан” аэропортларына һәркем үзе теләгән исемне сайлап тавыш бирә ала.

Әлеге проект 11 октябрьдә башланып киткән иде. Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Халыкның сәгать 23.59 га кадәр сайлау мөмкинлеге бар. Әлегә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казан халыкара аэропортына тәкъдим ителгән кандидатуралар арасында Габдулла Тукай беренче урында бара. “Бигеш" аэропортына исә күпләр Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә.
Бәйгедә кайсы кандидатура җиңеп чыгар, аәэропортлар кем исемнәрен йөртер, моны тиздән беләчәкбез. Тавыш бирүләргә анализ ясап, барлык статистиканы санап нәтиҗәләр чыгарылачак. Бәйге җиңүчеләре 4 декабрь, сәгать 19.00дә “Россия-1” каналында эфирда игълан ителәчәк.
Аэропорт исеменә ВеликиеИмена.рф сайтына кереп, шулай ук «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша, 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып, самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып та тавыш бирергә була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading