16+

«Ак Барс» Бурмистров белән хушлашырга мөмкин

Кайбер чыганаклар хәбәр иткәнчә, Казан клубы һөҗүмче Александр Бурмистровны башка уенчыга алмаштырырга мөмкин.

«Ак Барс» Бурмистров белән хушлашырга мөмкин

Кайбер чыганаклар хәбәр иткәнчә, Казан клубы һөҗүмче Александр Бурмистровны башка уенчыга алмаштырырга мөмкин.

Моңа сәбәпче – «Ак Барс» җитәкчелеге һәм тренерлар штабы уенчының быелгы сезондагы нәтиҗәлелегеннән канәгать булмавы. Аның кайда уйнаячагы әлегә билгесез, бер вариант булып Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы тора. Узган атнада Бурмистров Югары лигада чыгыш ясаучы «Барс» командасы өчен уйнаган.
Һ өҗүмче быелгы сезонда Казан командасы өчен 27 уен уздырган, барлыгы 6 очко җыйган: 4 гол һәм 2 нәтиҗәле пас. Файдалы коэффициент күрсәткече «-2». Уртача санаганда, Бурмистров һәр уенда бозда 15 минуттан күбрәк була. «Ак Барс» белән килешүе киләсе ел сезоны ахырына чаклы төзелгән иде.
Александр Бурмистров Казанда туып-үскән, хоккей карьерасын «Ак Барс»та башлый. 2009-2013 елларда Төньяк Америкада уйный, 2013-2015 елларда кабат «Ак Барс» өчен чыгыш ясый. Аннан соң ике ел тагын Төньяк Америкада көчен сыный, 2017 елда Казан клубы белән килешү төзи. 2014 елда Россия җыелма командасы составында Дөнья чемпионы исеменә лаек була.

Фото: ak-bars.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading