«Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясе башланды һәм беренче уенда җиңүне Казан хоккейчылары яулады. Матч исәбе – 4:1.
Скопировать ссылку
«Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясе башланды һәм беренче уенда җиңүне Казан хоккейчылары яулады. Матч исәбе – 4:1.
Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Беренче уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды һәм ул Казан командасы җиңүе белән тәмамланды. «Ак Барс» исәбендә бер җиңү бар.
«Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәшнең соңгы этабына үтәр өчен «Нефтехимик», «Адмирал» һәм «Авангард»ны дүртәр уенда җиңеп чыкты.
Беренче период. Җиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Артём Лукоянов алканы ЦСКА капкасына кертә алды (1:0). Унбишенче минутта, «Ак Барс»ның икенче азчылыгы тәмамланганда, ЦСКА һөҗүмчесе Михаил Григоренко гол кертте (1:1).
Икенче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелеге вакытында, Станислав Галиев Казан командасын алга чыгарды (2:1).
Өченче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков гол кертте (3:1). Унөченче минутта Кирилл Панюков ЦСКА капкасына дүртенче алканы кертте (4:1). Җиңү матчы ахырында гадәттәгечә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры яңгырады.
Әлеге җыр «Ак Барс»ның җиңү җырына әверелде. «Ак Барс» клубының журналисты Сергей Малимонов уен тәмамлануга баш тренер ярдәмчесе Юрий Бабаенкодан «Бу җырны өйрәндегезме әле?» - дип сорады. «Юк, өйрәнәсе булыр», - дип җавап бирде ул.
Комментарийлар