“Ак Барс” яңа сезонда уйнаячак командасы белән Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә таныштырачак.
Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
– Бәйрәм көнне “Казан” гаилә үзәгендә “Ак Барс” 2023-2024 елга КХЛ сезонына яңа командасын тәкъдим итәчәк. Ул көнне шушы мәйданда җырчы JONY чыгыш ясаячак. Аның чыгышы “Ак Барс” хоккей командасының шәһәр халкына һәм Казан кунакларына бүләге булачак, – диде ул 30 августта булачак бәйрәм чаралары уңаеннан узган матбугат очрашуында
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар