"Хатын фонд биржасында акча эшләргә теләгән, билгеле бер сайтка кереп үз мәгълүматларын калдырган. Берникадәр вакыттан соң аңа ир-ат шалтыраткан һәм акча эшли башлау өчен чит ил валютасын сатып алырга кирәк, дигән. Аннары ир-ат күрсәтмәләре буенча зыян күрүче үз компьютерына программа урнаштырган һәм шуңа 15 мең сум акча керткән. Шулай ук хатын-кыз үзенең кайда яшәвен хәбәр иткән, банк карталары мәгълүматлары һәм шәхси кабинетка керү өчен мәгълүматларын да калдырган ", - диелә хәбәрдә.
Шуннан соң ир-ат даими рәвештә акча эшләү өчен "тиешле күрсәтмәләр" биргән, ә зыян күрүче берничә тапкыр аңа төрле суммалар җибәргән (моның өчен ул хәтта банклардан кредитлар да алган). Зыян 1 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Комментарийлар