16+

«Әкият» театрыннан әкият геройлары өчен акча таләп итәләр

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына татар халык әкиятләре геройлары исемнәрен кулланган өчен судка кадәр ярты миллион сумлык дәгъва алган.

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына татар халык әкиятләре геройлары исемнәрен кулланган өчен судка кадәр ярты миллион сумлык дәгъва алган.

Бу хакта депутат, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

"Бер фирма "Су анасы", "Камыр батыр", "Шүрәле", "Казан ханбикәсе", "Кар кызы"на патент алган. Хәзер дәгъва белдерәләр, алар бездән башта 500 мең сум сорады. Ә хәзер инде касса җыемнарыннан да ниндидер процентлар тели",-дип сөйләде парламентарий.

Зайниев сүзләренчә, бу фирма "берни дә җитештерми, берни дә эшләми, аның продукциясе юк".

"Исемнәргә патент алганнар һәм шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без судлашачакбыз. Ягъни безнең теләсә нинди матди булмаган мәдәни байлыгыбызны ниндидер мошенниклар үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният учреждениесе очрашырга мөмкин. Без беренче", - дип ассызыклады ул.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова компаниянең бу исемнәрне Роспатентта теркәвен өстәде.

«Без судка барабыз", - дип белдерде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading