"Мир" кинотеатры янында бер төркем яшәүчеләр Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, администрация җитәкчеләре, проектлаучылар белән очраштылар. Анда Аксенов скверының ничек төзекләндереләчәге турында фикер алыштылар. Сквер, "Мир" кинотеатры артында Лесгафт белән Достоевский киселешендә урнашкан. Танылган рус язучысы Василий Аксенов хөрмәтенә скверны аның исеме белән атаганнар. Биредә киләчәктә иҗади фестивальләр, музыка кичәләре,...
"Мир" кинотеатры янында бер төркем яшәүчеләр Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, администрация җитәкчеләре, проектлаучылар белән очраштылар. Анда Аксенов скверының ничек төзекләндереләчәге турында фикер алыштылар. Сквер, "Мир" кинотеатры артында Лесгафт белән Достоевский киселешендә урнашкан. Танылган рус язучысы Василий Аксенов хөрмәтенә скверны аның исеме белән атаганнар. Биредә киләчәктә иҗади фестивальләр, музыка кичәләре, әдәби укулар, күргәзмәләр оештырырга ниятлиләр. "Аксенов-фест" фестивле дә биредә узачак. Моның өчен скверда махсус сәхнә булдырылачак. Язучыга һәйкәл кую да планлаштырыла. Балалар өчен табигый материаллардан эшләнгән мәйданчык та булачак. Күп игътибар яшелләндерүгә биреләчәк. Аллеяның үзәгендә юкә агачлары утыртырга җыеналар, шулай ук биредә куаклыклар да күп булачак. Скверда видеокүзәтү дә куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар