16+

Алдакчылар күбәйде

Казанда Роспотребнадзор исеменнән алдап йөрүчеләр күбәйгән.

Казанда Роспотребнадзор исеменнән алдап йөрүчеләр күбәйгән.

Алар, 590−33−49 номеры белән башкаланың туклану урыннарына шалтыратып, үзләрен идарә хезмәткәрләре дип таныштыра һәм прокуратура белән берлектә тикшерергә киләселәрен хәбәр итәләр. Сәбәп итеп әлеге туклану урынында берәүнең агуланганын китерәләр. Шуннан соң эшмәкәрләргә проблеманы "хәл итү" өчен очрашу урынын билгелиләр.

Әлеге уңайдан Роспотребнадзор хезмәткәрләре теләсә нинди тикшерү вазифаи таныклык һәм тикшерү үткәреләчәге турындагы карарны күрсәтүдән башланырга тиешлеген кисәтә. Сораулар туса, (843)236−94−11 номеры белән "кайнар линия"гә, ә ришвәт бирү-алу очрагы булса, 8−987−296−47−10 номерына шалтыратып хәбәр итә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading