12 июльгә каршы төндә Омск шәһәрендә яшәүче йөкле хатынны үтерәләр. Аны 35 яшьлек ир-ат үтерүе ачыклана. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Омск.Онлайн хәбәр итте.
Йөкле хатынны үтерүдә шикләнелүче ир-ат башта Омск шәһәрендә яши. Биредә ул транспорт институтын тәмамлый, Омск тимер юлларында эшли. Аннары Мәскәүгә күченеп китә, Мәскәү-Санкт-Петербург юнәлешендә эшли башлый.
Бу ир-ат тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, йөкле хатын аңа шалтырата һәм баланың атасы булуын әйтә. Ир-ат әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Омск шәһәренә кайта.
«Ул мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен махсус кайта. Алар фатирда икесе генә була. Хатын бу ир-атка баласы туачагын, бала аныкы булуын әйтә. Хатын ир-атны җаваплы булырга чакыра, бала өчен алимент түләргә кирәклеген әйтә. Төнге икеләр тирәсендә бу кешеләр талаша башлый. Ир-атның ачуы чыга һәм ул йөкле хатынга торба белән берничә тапкыр суга», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.
Шуннан соң ир-ат хатынның мәетенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Үзе фатирдан чыгып кача. Икенче көнне көндезге уннар тирәсендә ана тоткарлыйлар һәм сак астына алалар, диелә бу хәбәрдә.
Комментарийлар