16+

Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова Германиядә узган Nebelhorn Trophy турнирында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова Германиядә узган Nebelhorn Trophy турнирында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Олимпия чемпионы «Призрак оперы» мюзиклы музыкасы белән чыгыш ясады һәм дөнья рекордын яңартты. Спортчы үзенең чыгышыннан канәгать калган.

Алинә Заһитова әлегә беренче урында бара – 79,93. Икенче урында – Лоена Хендрикс (Бельгия) – 71,50. Өченчедә – Маи Михара (Япония) – 70,94. Ирекле программа бүген булачак.

Евгения Медведева әлеге ярышта катнашмады. Ул Канадада узган Autumn Classic International турнирында икенче урынны алды. Кыска программада беренче барса да, ирекле програмада ялгышлык күрсәтте. Беренче урында Америка спортчысы Брэди Теннел, өченчедә – Маэ Беренис Мейте (Франция).

 

Фото: vk.com/eteritutberidze

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading