16+

Алинә Заһитова юл һәлакәтенә юлыккан

Олимпия чемпионы шәхси автомобилен эвакуацияләгәннән соң таксига утыра һәм авариягә эләгә.

Олимпия чемпионы шәхси автомобилен эвакуацияләгәннән соң таксига утыра һәм авариягә эләгә.

— Хәлләр кринж. Иртән генә мин бик уңышлы көн булачак дип уйлаган идем, һәм күрәсең, язмыштыр... ("кукиш" ишарәсен күрсәтә). Планнар челпәрәмә килде, машинамны алып киттеләр, эвакуацияләделәр һәм Мәскәүнең икенче башка бер җиренә барырга куштылар. Анда килгәч, машинагыз юк, диделәр, мин икенче җиргә киттем һәм бу өч сәгатькә сузылды. Таксида барганда авариягә эләгергә өлгердем. Бик кызыклы факт. Гомумән, мин бүген бик бәхетле. Нәтиҗә шундый: башта эшлә, аннары сөйлә, - дигән Заһитова үзенең Telegram каналында.

"Минем көнем турында кыскача. Теркәлү билгесе нәрсә ул?- диде фигурист документлар тутыру вакытында.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading