16+

Алла Пугачеваның элеккеге ире вафат. Коронавирустан

Аның үпкәләренең 50 проценты зарарланган булган.

Аның үпкәләренең 50 проценты зарарланган булган.

Мәскәүдә Бахрушин исемендәге хастаханәдә режиссер, Алла Пугачеваның элеккеге ире Александр Стефанович 76 яшендә вафат булды. Соңгы көннәрен ул реанимациядә яткан. Бу турыда СтарХит басмасы язды.

5 июльдә аның хастаханәгә салынуы билгеле булган иде. Ул башта өйдә дәваланган. Аннары хәле начарлангач, туганнары ашыгыч ярдәм чакырган. Соңрак Стефановичны Сокольникидагы ковид-хастаханәгә салганнар. Аның үпкәләренең 50 проценты зарарланган булган.

Алла Пугачева белән Александр Стефанович 1977 елда өйләнешә һәм 1981 елда аерылышалар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading