Дүрт көн элек әти булган Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдә “сорау-җавап” уздырган. Иң кызыклы ике сорау-җавапны сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Зөлфирә әти буласыгызны ничек әйтте? Һәм нинди кичерешләр?
- Әйтмичә түзә алмыйм, мин авырлы, диде! Ә мин сизгән идем инде. Ул вакытта безне бик кызыклы хәлләр әйләндереп алган иде! Моның турында аерым бер язырбыз әле.
- Зөлфирә роддомнан язгач, иң беренче нинди хисләр кичердең?
- Ура кычкырдым, аннары күз яшьләре. Аннары әбине кочаклап үбә язганны хәтерлим. Бүген дә ике тапкыр матурым дидем инде.
“Зөлфирә, кайт” дип тә өстәп куйган уены-чыны белән бергә Алмаз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар