Безгә билгеле булганча, Алсуның әтисе соңгы араларда нык авырган, үпкәләре эшләми башлаган. Температурасы күтәрелгәч тә, сәламәтлегенә җиңелчә генә карап, машинасында йөргән, күрше регионнарга да чыккан. Хастаханәгә килгәч, хәлнең бик катлаулы булуы ачыкланган, шактый вакыт Фидаил абый реанимациядә яткан. Балалары гел янында булган. Алсу да, кичләрен концерт куйса, иртән иртүк әтисенә янына утырырга килгән.
Алсу һәм Азат Фазлыевларның кайгысын без дә уртаклашабыз. Әле яңа гына алар Балтачта концерт куйган иделәр. Азат концерттан соң "кияү генә булсам да, сәхнәгә чыкканда җылы алкышлар, тулы заллар белән каршы аласыз" дип язып куйган иде.
Комментарийлар
0
0
Алсунын, этисе Аллаха ва Тагаля нен рахматенда булсын.
0
0