16+

«Алсу йорт, икенче кат»: Татарстанда бер бала «Ашыгыч ярдәм» чакырып әнисен коткарып калган

Чаллыда башлангыч сыйныф укучысы кинәт кенә аңын югалткан әнисен коткарып кала, дип яза «Челнинские известия». Бала «Ашыгыч ярдәм» чакырта һәм табибларга ишекне ача ала.

Чаллыда башлангыч сыйныф укучысы кинәт кенә аңын югалткан әнисен коткарып кала, дип яза «Челнинские известия». Бала «Ашыгыч ярдәм» чакырта һәм табибларга ишекне ача ала.

Ул кичне Ашыгыч медицина ярдәме диспетчерлык станциясендә чакыруларны кабул итү буенча фельдшер Любовь Шугаива кизү тора.

Телефонга шалтырату килә, малай елый-елый: «Әниемнең хәле начар, ул егылды һәм хәрәкәтләнми", ди. Фельдшер баланың кайда яшәвен ачыкларга тырыша. Малай «Алсу йорт, икенче кат» дип кенә әйтә ала.
Күп еллар «линия» дә эшләгән Любовь Шугаива малайдан аның йорты янындагы объектлар – кибетләр һәм бакчалар турында сораштыра. Алар буенча фельдшер гаиләнең адресын билгели.

"Иң мөһиме, безгә ишекне ач, яме?" дип кисәтә фельдшер. Шунда ук адрес буенча табиблар җибәрелә.
Соңрак ачыкланганча, баланың әнисенең хәле бетеп егыла һәм табиблар килгәч, ул әле дә аңсыз булган. Фельдшерлар хатынга ярдәм күрсәтә, аннан соң аны стационарга алып китәләр. Ә әнисенең гомерен саклап калган герой өйдә әбисе белән калган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading