16+

"Алтын урталык" торак комплексының алданган өлешчеләре фатирлы булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алтын урталык” торак комплексында 300дән артык алданган өлешче хокукларын яңадан торгызу карарын кабул итте. Сүз Аграрная һәм Р.Гәрәев урамындагы йортлар турында бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алтын урталык” торак комплексында 300дән артык алданган өлешче хокукларын яңадан торгызу карарын кабул итте. Сүз Аграрная һәм Р.Гәрәев урамындагы йортлар турында бара.

ТР алданган өлешчеләр фонды җитәкчесе Иван Новиков сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне һәрвакыт күзәтү астында тоткан. Застройщик документта булмаган фатирларны сату белән шөгыльләнгән. Алданган өлешчеләр үз фатирларын әнә шул бәягә сатып алачак та инде.

Фонд федераль үзәкләргә компенсация сорап хатлар юллаган. Ләкин хатларга тискәре җавап килгән. Шул сәбәпле, алданган өлешчеләр өчен өстәмә йортлар төзү карары чыгарылган. “2021 елда алданган өлешчеләрнең үз фатирларына мөлкәти хокуклары булуын телибез”, - ди Новиков.

“Алтын урталык” торак комплексындагы 3нче йорт инсоляциянең гамәлдәге нормаларына каршы төзелгән. Ә 6нчы йортта өстәмә 10 кат һәм 1 подъезд булган. Бу йортларның застройщигы - “Фирма “Свей” ҖЧҖ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading