Мошенниклар россиялеләрне алдауның яңа схемасын куллана башлаган.
Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, югары процентлар белән кертемнәр рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр. Кызыксынган кешеләргә ялган онлайн-банк сәхифәсенә сылтама җибәрәләр, анда исә логин һәм пароль кертергә кирәк. РИА “Новости” агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге универсаль схема кредит оешмаларының онлайн-банкына ачкыч табу өчен кулланыла. Шул ук вакытта мошенниклар үз корбаннарына шалтырата да, аларның электрон почтасына хатлар да җибәрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар