16+

Ана капиталын репетиторларга түләү өчен кулланырга рөхсәт иттеләр

Россия Хөкүмәте репетиторлар хезмәтләре өчен түләүгә ана капиталын кулланырга рөхсәт итте.

Россия Хөкүмәте репетиторлар хезмәтләре өчен түләүгә ана капиталын кулланырга рөхсәт итте.

Премьер-министр Михаил Мишустин ана капиталын «шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләре», шул исәптән репетиторлар белән шөгыльләнү өчен түләүгә  файдаланырга рөхсәт итүче карарны имзалады, дип хәбәр итә хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

"Шулай итеп, мәсәлән, ата-аналар шәхси укытучы хезмәте, дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы яки мәктәп хезмәте өчен түли алалар. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшмәкәрнең белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш», — диелә әлеге документта. 

Ата-аналарга ике документ – гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән, хезмәтнең бәясе күрсәтелгән килешүне тәкъдим итәргә кирәк. Түләүне Пенсия фонды бүлекчәсе, дәүләт хезмәтләре порталы яки фонд сайты аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Сентябрь азагында Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 февраленнән Россиядә ана капиталы 12,4 процентка индексацияләнәчәк. Беренче балага түләү 590 мең сумга, икенчесенә 780 мең сумга кадәр артачак. Индексация 2023 елның 1 февраленнән булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading