16+

«Апуш» студиясенең уку елы имтихан белән тәмамланачак

«Апуш» татар балалар театр студиясе быелгы уку елына йомгак ясарга әзерләнә. 3 нче июнь көнне 13:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, 5 июнь 13:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә студия шәкертләре сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал дисциплиналары буенча сәгать ярымлык сынау тотачак.

Хәзерге вакытта имтиханнарга җитди әзерлек бара. Укучыларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен «Апуш» студиясе остазлары бәяләячәк. Ачык дәрес форматында узачак бу чарага әти-әниләр һәм студиянең башка төркем шәкертләре дә чакырулы.

“Апуш” студиясеннән яңалык:  6 июнь көнне Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Апуш Сабантуе» узачак. Биредә барлык 3 төркем укучылары, остазлары һәм әти-әниләре өчен бәйрәм үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading