16+

Армиядә хезмәт итмәгәннәр өлешчә мобилизациягә эләгәчәкме?

Дәүләт Думасындагы хөкүмәт комиссиясе армия сафларында булмаган ир-егетләрне мобилизациядән азат итү проектын хупламаган.

Дәүләт Думасындагы хөкүмәт комиссиясе армия сафларында булмаган ир-егетләрне мобилизациядән азат итү проектын хупламаган.

КПРФ партиясе армиядә хезмәт итмәгән ир-атларны мобилизациядән азат итәргә тәкъдим иткән иде. Хөкүмәт комиссиясе моның ничә кешегә кагылачагы һәм аның «гомуми яки өлешчә мобилизация шартларында» көчләрне җәелдерүгә ничек тәэсир итәчәге аңлашылмый дип белдерә.
Комиссия фикеренчә, гражданнарның Ватанны яклау бурычы Конституциядә язылган, дип хәбәр итә РБК басмасы. 

"Русиянең хәрби иминлегенә куркыныч янаган очракта гаскәрләрне (көчләрне) мобилизацияләүне тәэмин итү максатыннан гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтү, аларга <...> мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү хокукын бирү - максатка ярашлы түгел», — диелә документта.

2022 елның октябрендә армиядә хезмәт итмәгән гражданнарны өлешчә мобилизациядән азат итү турындагы канун проектын Дәүләт Думасына КПРФ фракциясеннән депутат Михаил Матвеев керткән. Хөкүмәт комиссиясенә җибәрелгән аңлатма язуында, закон проектына кертелә торган гражданнарның саны билгесез, шулай ук инициативаның «гомуми яки өлешчә мобилизация шартларында» көчләрне җәелдерүгә ничек тәэсир итәчәген аңларга мөмкинлек бирүче анализ юк, дип билгеләп үтелә. Моны исәпкә алып, закон проектын шактый камилләштерергә кирәк, диелә комиссиянең аңлатмасында.

Күрсәтелгән закон проекты белән бергә Матвеев октябрьдә Дәүләт Думасына тагын бер проект тәкьдим итә. Аның буенча фән кандидатлары һәм докторлар өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылыштан азат ителергә тиеш. Инициатива Оборона министрлыгының тискәре бәяләмәсен ала: ведомство кабул ителгән чаралар җитәрлек һәм Президент указын киңәйтү «максатсыз» дип әйтелә, дип хәбәр итә Дәүләт Думасы депутаты Ксения Горячева («Новые люди» фракциясе).

Ул вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары хәрби комиссариатлар белән үз хезмәткәрләре өчен «эш тәртибендә» кичектерү мәсьәләләрен хәл итә дип билгеләп үтте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading