16+

Ароматизаторлы вейпларны тыячаклар

Россиядә 2024 елның 1 мартыннан ароматизаторлы вейплар сатуны тыячаклар.

Россиядә 2024 елның 1 мартыннан ароматизаторлы вейплар сатуны тыячаклар.

Бу хакта "Известия" хөкүмәт карары проектына сылтама белән хәбәр итә. 

Басма мәгълүматы буенча, РФ сәламәтлек саклау министрлыгы чикләнеләчәк ароматизаторлар исемлеген әзерләгән инде. Исемлектә: җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, ваниль, имбирь, корица кебек кушылмалар, патока, бал, стевия, кленовый сироп кебек баллы тәмләткечләр, шулай ук энергия һәм эшкә сәләтлелекне арттыра торган кофеин, гуарана, таурин. 

Ваклап сату компанияләре ассоциациясе бу чара асылда вейплар әйләнешен тыюга китерәчәк, дип белдерә. Чөнки ароматизаторлар - аларның аерылгысыз өлеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading