Берсендә Казанда срогы чыккан ипиләрне кибет кырыена чәчеп калдырганнар иде. Бу вакыйга күпләрне гаҗәпкә калдырганы истә. Ул чакта ник ул срогы чыга торган товарны бәясен киметеп сатмыйлар, ул товарны чыгарып атканчы мохтаҗларга өләшмиләр дигән фикерләр дә яңгырады.
Кыскасы, колак салганнар күрәсең, әйтик, "Эдельвейс" кибетләр челтәренең берсендә бозыла башлаган помидор, кыярларның бәясен 50 процентка төшереп куйганнар, срогы чыгарга бер көн калган продуктлар да махсус акция буенча тәкъдим ителә. Кибетләрдә, кафеларда, рестораннарда да кулланылмаган артык товарны мохтаҗларга өләшергә кирәк дигән тәкъдим бар. Бу ысул мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең хәлен яхшыртырга булышачак дип саный әлеге идея хуҗалары. "Известия" газетасы язуынча, Россия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Яна Лантратова Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сатылмаган артык товарны хәйрия организацияләренә, йә фермер хуҗалыкларга тарату турындагы законны әзерләргә тәкъдим иткән. Хәйриячеләр, фермерлар әлеге идеяне хуплый. Баксаң, 2013 елда Россиядә 1,93 миллиард тонна ашалмаган, калдык ризыкны ташлаганнар. Куллануга яраксыз, сатылмаган товарны мохтаҗларга бушлай тараткан очракта, аз керемле гаиләләр, инвалидлар, пенсионерларның хәле яхшырыр дип өметләнә идея авторлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар