16+

Арзанлы авиабилетны ничек эзләргә?

Иң арзан авиабилет сатып алуның универсаль һәм 100 процентлы нәтиҗәле ысулы юк, әмма шулай да аның отышлы берничә ысулы бар, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына “Яндекс Путешествий” продукты буенча директор Евгений Абрамзон.

Иң арзан авиабилет сатып алуның универсаль һәм 100 процентлы нәтиҗәле ысулы юк, әмма шулай да аның отышлы берничә ысулы бар, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына “Яндекс Путешествий” продукты буенча директор Евгений Абрамзон.

Ул искә төшергәнчә, авиакомпанияләр, агымдагы ихтыяҗга карап, билетларның бәясен үзгәртеп, динамик бәя куюны кулланалар. Шуңа күрә сатып алу өчен дөрес вакытны сайларга кирәкКая да булса барырга ярты ел кала алу – артык иртә: мондый срок үзен субсидияләнгән очыш программалары булганда гына аклый, мәсәлән, Ерак Көнчыгышка. Ә менә бер-ике ай кала отышлы тәкъдимгә юлыгу өмете бар.

Очасы көн якынайган саен, сайлау мөмкинлеге азрак – иң яхшы билетлар инде таралып бетә. Әмма авиакомпания соңгы моментта рейска пассажирларны күбрәк алырга мөмкин булган икенче бортны куя. Ул вакытта арзанлы тарифлар яңадан сатуга чыга. 

Атна көне һәм хәтта очып китү сәгатен сайлауның да хикмәте бар. Җомга киче белән шимбә иртәсен сайлаучылар күп, чөнки сәфәргә ял көннәрен кушарга була. Атна уртасында самолет бәяләре гадәттә арзанрак. Иртәнге һәм кичке очышларны тизрәк сатып алалар – кешеләр көнне бүлергә теләми. Ә менә төш вакытында очып китү тәкъдимнәре начаррак сатыла, дип аңлата Абрамзон.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading