16+

"Ашыгыч ярдәм" бригадасы ковид-госпитальдән кайтканда авариядә һәлак булган

Машина КАМАЗга килеп бәрелгән.

Машина КАМАЗга килеп бәрелгән.

Башкортстанда "ашыгыч ярдәм" бригадасы КАМАЗ тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган. Авария 18 августта Уфа районындагы М-5 "Урал" трассасында килеп чыга. "Ашыгыч ярдәм" каретасы ковид-госпитальдә авыруны калдырган, һәм кире кайтканда юл читендә туктап торган йөк машинасына килеп бәрелгән. Авариядә 55 яшьлек "ашыгыч ярдәм" йөртүчесе һәм 26 яшьлек фельдшер һәлак булган.

КАМАЗ юл өстендә "аварийка"сын кабызып, тәгәрмәчен алыштырган.  Машина йөртүче раславынча, ул ярдәм чакырыр өчен кабинага утырырга гына өлгергән. Һәм шул вакытта аның машинасына килеп бәрелгәннәр.
Тикшерү башланган, аның барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, дип хәбәр итә РБК.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading