Уфа янындагы юлда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче һәм салонда баручы яшь фельдшер һәлак була. Табиблар авыру кешене ковид-госпитальгә илткән һәм әйләнеп кайтып килүләре булган.
Мәрхүм фельдшер Иглин авылында яшәүче 26 яшьлек Дамир була. Ул медицина көллиятен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән һәм Башкортстан дәүләт медицина университетына укырга кергән. Тәҗрибә туплау өчен, Дамир ашыгыч ярдәмдә эшләгән. Аны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Иглин авылы ашыгыч ярдәм бригадасына, аерым алганда Дамир Х. га зур рәхмәт белдерәм. 8 гыйнварда иремә йөрәк өянәге булды, ашыгыч ярдәм бик тиз килде, тиешле манипуляцияләрне башкардылар һәм ашыгыч рәвештә Уфага алып киттеләр. Аңа операция ясадылар. Шундый җаваплы табиблар булуы бик яхшы», — дип рәхмәт язганнар Дамир исеменә.
Дамирның яшь кәләше тол калган. Алар бергә университетта укыган, бер ел элек никах укытканнар. Чын табиблар булырга хыялланганнар, туйга ясарга ниятләгәннәр.
Комментарийлар