Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә, 19 гыйнварда, Татарстан көньяк циклон тәэсирендә була. Төнлә урыны белән һәм көндез кар яву һәм томан көтелә. Төнлә һава температурасы 23−28 градуска кадәр төшә. Аязганда 33 градус салкын булачак. Көндез минус 16 дан 21 градуска кадәр суыта.
20 гыйнварда бераз кар төшәчәк. Көндез синоптиклар һава температурасы минус 19−24 градус булыр дип фаразлый. 21 гыйнварда, атмосфера басымы артуы аркасында, явым-төшем туктый. Төнге сәгатьләрдә 18−23 градус, ә көндез 10-15 градус салкын була. Юлларда бозлавык көтелә. 22 гыйнварда Татарстанга көнбатыш циклонының җылы фронты якынлаша. Кар ява, урыны белән көчле җил чыгачак. Төнлә температура 15−20 градуска кадәр төшә, көндез -6−11 градус булыр дип фаразлана. 23 гыйнварда төнлә 11−16 градус, көндез — 1−6 градус салкын көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар