16+

Атна ахырына һава торышы. Әзер булыгыз!

Республика гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 19 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр кар яву дәвам итәчәк.

Республика гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 19 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр кар яву дәвам итәчәк.

Атна ахырына республикада 25-35 миллиметр явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норманың 60-70 процентын тәшкил итә. Соңгы ике көндә Казанда 8 миллиметр явым-төшем булган, бу айлык норманың 17 проценты дигән сүз.

18 гыйнварда төнлә урыны белән кар һәм буран көтелә. Иртәгә, 19 гыйнварда, республикада һава торышы шактый начарланачак – иртән һәм көндез синоптиклар буран һәм җил тизлеге 15-20 метргача кадәр көчәюен фаразлый, аерым районнарда 24 метрга чаклы. Ялларда да һава торышы начар булыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading