Сишәмбе яңгырлар булуы ихтимал.
Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Урыны белән яңгырлар көтелә.
Дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез диярлек. Төнлә температура -2...- 7 градус, урыны белән туфракта кырау булуы ихтимал. Көндез һава +13... +18 градуска кадәр җылыначак.
Сишәмбе, 6 сентябрь, көнне көндез бераз гына яңгыр явачак. Төнлә температура + 2... +7 градус, көндез +11... +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Моннан тыш төнге сәгатьләрдә туфракта кырау булуы ихтимал.
Комментарийлар