Ярышлар тәмамлангач, стендка һәм пуля белән ату буенча җыелма команда әгъзалары, тренерлар һәм спортчылар Россия Президенты сайлауларында катнаштылар. Тавыш бирүне оештыруда Россия Федерациясенең Малайзия Республикасындагы илчелеге ярдәм итте
“Бу минем тормышымда икенче халыкара ярышлар. Алар бигрәк тә исемдә калачак, чөнки ярышларны йомгаклау көнендә без сайлауларда катнаштык. Бу безнең гражданлык бурычы, без Ватаныбыздан еракта да аны үти алдык”, - дип билгеләп үтте хатын-кызлар турнирында бишенче булган спортчы Екатерина Комарова.
“Сайлауларда катнашу Россия Федерациясе гражданнары бурычы. Минем сайлауда катнашасым килде һәм мин сайладым. Кайда булуга карамастан, син гражданлык бурычын үтәргә тиеш”, - дип ассызыклады стендка ату буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Сергей Демин.
Комментарийлар