16+

Һава температурасы -4 кә кадәр төшүе көтелә

Россиянең баш синоптигы Роман Вильфанд Россиядә һава температурасының төшүе хакында кисәтә, дип яза “РИА Новости”.

Һава температурасы -4 кә кадәр төшүе көтелә

Россиянең баш синоптигы Роман Вильфанд Россиядә һава температурасының төшүе хакында кисәтә, дип яза “РИА Новости”.

Дүшәмбе, ягъни бүген җылы көннәрнең соңгысы булачак. Аннан соң салкыннар, һава температурасының 10-15 градуска кадәр төшүе көтелә.

Россиянең Европа өлешендә һава шартлары шактый үзгәрәчәк.

Сишәмбедән безне чып-чын көз көтә: һава температурасы 7-8 градуска түбәнәя һәм уртача 17-18 градусны тәшкил итәчәк.

Һава көн саен бер градуска төшүе фаразлана һәм атна азагында 15 градус тирәсе җылы булыр дип көтелә. Урыны белән исә 10 градуска кадәр төшәчәк.

“Шулай да бу күрсәткечләр нормадан югары”, - ди Роман Вильфанд.

Ул температура түбәнәю аеруча да Идел буе Федераль округында сизеләчәк, ди. Анда кыраулар булуы ихтимал, чөнки 7-9 сентябрь көннәрендә бу территориядә һава -2...-4 градуска кадәр салкыная, диелә хәбәрдә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading