16+

Һава торышы үзгәрә

Татарстанның Гидрометеорология үзәге ялларга һава торышы ничек буласын хәбәр итә.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге ялларга һава торышы ничек буласын хәбәр итә.

29 градуслы эсседән соң салкыннар кабат киләчәк, дип яза “Комсомольская правда”. 

Якын көннәрдә, 16-18 июньдә, республиканың бөтен территориясендә диярлек явым-төшем көтелми. Ял көннәрендә һава торышы бозыла. Төбәккә төньяктан салкын һава массасы киләчәк һәм температура төшәчәк. Шимбә көнне, 17 июньдә, һава температурасы көндез +21дән +26 градуска кадәр, 18 июньдә +18дән +23кә кадәр була.

Салкыннар киләсе атна башында да дәвам итәчәк. Татарстан Гидрометеоролгия үзәге фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбе (19 һәм 20 июнь) көннәрендә һава температурасы +16дан +21 градуска кадәр булачак. Яңгырлар булу ихтимаы да юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading