16+

Һава торышы үзгәрүе сәламәтлеккә зыян сала

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илнең үзәк өлешендә һава торышы начарлану сәламәтлек өчен куркыныч булу турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илнең үзәк өлешендә һава торышы начарлану сәламәтлек өчен куркыныч булу турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россиянең үзәк өлешендә урнашкан аномаль һава торышы һәм аның алга таба начараюы сәбәпле, гражданнар сәламәтлеге өчен куркыныч югары булуы күзәтелә», - дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Юлларда көчле бозлавык сәбәпле, гражданнарга егылудан һәм җәрәхәтләнүдән саклану өчен урамда сак булырга кирәк. Өлкән кешеләргә бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска яки таймый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә.

Шулай ук атмосфера басымы кискен төшү аркасында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, кан басымын даими контрольдә тотарга, табиб киңәшләрен үтәргә һәм билгеләнгән препаратларны эчәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading