Чаллы шәһәрендә 18 яшьлек кыз биеклектән егылып төшеп һәлак булган.
Шимбә көнне, 7:15 сәгатьтә, үтеп баручылар биеклектән егылып төшкән кызның гәүдәсен күреп, 65нче комплекска полиция белән “ашыгыч ярдәм” чакырта. Табиблар килгәндә, кыз инде үлгән була. Ул 10 катлы йорттан егылып төшкән.
Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Тикшерү күрсәткәнчә, кыз җавапсыз мәхәббәттән газапланган.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар