16+

Август аенда һава торышы нинди булыр?

Казанда август ае температура (+18,3 градуска якын) һәм явым-төшемнәр (54 миллиметр тирәсе) буенча климатик нормага якын булыр дип фаразлана.

Казанда август ае температура (+18,3 градуска якын) һәм явым-төшемнәр (54 миллиметр тирәсе) буенча климатик нормага якын булыр дип фаразлана.

Бу хакта югары уку йортының мәгълүмат үзәге КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүһәдиевкә сылтама белән хәбәр хәбәр итә.

«Җылы августка ияләшеп киләбез. 2010 елдан алып бу айда температура нормадан бары тик өч тапкыр – 2015, 2019 һәм 2020 елларда гына артмады», - диде ул.

Шул ук вакытта, ул июльнең соңгы көннәрендә һава торышы фаразына төгәллек кертеләчәген искәртте. Августның якындагы декадасында уртача тәүлеклек температура +21 градус тирәсе булыр дип көтелә.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading