16+

Августта һава торышы нинди булачак?

Июль ае булса да, хәйран суытты. Шуның өстенә яңгырлар да явып тора.

Июль ае булса да, хәйран суытты. Шуның өстенә яңгырлар да явып тора.

Болар барысы да Төньяк Антлантика һәм циклон һава торышы тәэсире аркасында. «Якындагы 10 көндә Казанда һава температурасы климат нормасыннан 3 градуска түбәнрәк булачак. Бу атнада иң салкыны пәнҗешәмбе, иң күбе һава температурасы 19 булачак, – дип сөйләгән «Татар-информ»га КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев. 

Галим фикеренчә, Татарстанга эсселек август башында әйләнеп кайтырга мөмкин. Тик әлегә ул июль аендагы кебек үк эссе булачакмы, аңлашылмый. Эш шунда ки, Россия Гидрометеоүзәгенең озак сроклы фаразлары буенча,  җәйнең соңгы аенда һаваның уртача тәүлеклек температурасы 18 градус дәрәҗәсендә булачак, ә бу июльдәгегә караганда ике градуска түбәнрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading