16+

Австрия канцлеры Путин белән очрашудан соң: “Бу ачык, туры һәм кискен сөйләшү булды”

Австрия канцлеры Карл Нехаммер Владимир Путин белән очрашуга бәя биргән.

Австрия канцлеры Карл Нехаммер Владимир Путин белән очрашуга бәя биргән.

Австрия канцлеры Карл Нехаммер Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. “Бу сөйләшү ачык, турыдан-туры һәм кискен булды”, дип бәяләгән Нехаммер ике лидер сөйләшүен.

Башлыча алганда, Нехаммер һәм Путин Россиягә каршы санкцияләр хакында сөйләшкән. Австрия җитәкчесе билгеләп үткәнчә, санкцияләр, Украинада махсус хәрби операция барганда, кискенләшәчәк кенә.

Моннан тыш канцлер гуманитар мәсьәләләрне дә кузгалткан һәм гражданнарны эвакуацияләү өчен гуманитар коридорлар булдырырга кирәклеген искәрткән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading