16+

Автобус йөртүчеләр ярышты

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәтчәннәре көненә багышлап, Казанда автобус йөртүчеләр белән кондукторларның һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде.

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәтчәннәре көненә багышлап, Казанда автобус йөртүчеләр белән кондукторларның һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде.

Башкаланың автотранспорт предприятиеләреннән сигез команда көч сынашты. Автобус йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм транспорт чарасын идарә итү осталыгында сыналды. Кондукторларның исә, пассажирларга хезмәт күрсәтүдә зыялылык дәрәҗәсе тикшерелде. Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе урынбасары Николай Стукалов әйтүенчә, матур гадәткә әверелгән бу конкурс 2007 елдан бирле оештырыла.

- Узган елгы бәйгедә җиңүчеләр Бөтенроссия конкурсында да катнашты. Безнекеләр 42 команда арасында беренче унлыкка керде, - диде Николай Стукалов.
- Автобус йөртүче белән кондуктор имин хәрәкәт һәм зыялы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә бурычлы. Моңа ирешүдә конкурсларның тәэсире көчле, - диде автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри берлеге республика комитеты рәисе Юрий Данилов, - юл хәрәкәте кагыйдәләре, хәрәкәт шартлары үзгәреп тора. Үзара ярышу белемне дә, һөнәри осталыкны да камилләштерә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре имтиханын «Байлык-3» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыятьнең автобус йөртүчесе Дмитрий Рычагов «бик яхшы» билгесенә тапшырды. Транспорт чарасын оста идарә итүдә кече сыйдырышлы автобуслар классында «Республика автовокзалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Айназ Галәветдинов, ә зур сыйдырышлы автобуслар классында ­«ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесеннән Рөстәм Мәүлин җиңүче булды. Шәхси беренчелектә «ПАТП-2» автобус йөртүчесе Андрей Митрофановка тиңнәр табылмады.

«ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесеннән Оксана Мирзакаева иң уңган кондуктор булып чыкты. Шатлык янына сөенеч дигәндәй, Оксана «Ярышларның гүзәле» дип танылды. Автобус йөртүчеләр арасында иң яше булган Георгий Митусов та бүләкләнде. Аның хезмәттәше «ПАТП-4»тән Нияз Гарифуллин яшьләр арасында автобусны иң оста йөртүче исемен яулады.
- Әзерлек бик көчле. Көчле көндәшләр арасында җиңү яулау - үзе дәрәҗә, - дип, фикерләре белән уртаклашты Андрей Митрофанов.
Җиңүчеләрне Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады.
- Мондый бәйгеләр һөнәри осталыкны күтәрүгә этәрә. Оста йөртүчеләрнең пассажирларны кирәкле урынга исән-имин илтеп җиткерәчәкләренә ышаныч зур, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading