16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь ахырына кадәр дәвам итә, бәяләр дә тотрыклы булачак

10 сентябрьдән шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзәннең Октябрь бистәсендә ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр һәр шимбәдә эшләячәк.

10 сентябрьдән шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзәннең Октябрь бистәсендә ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр һәр шимбәдә эшләячәк.

Башкалада быелның көзендәге тәүге ярминкәне Нурлат, Саба, Аксубай, Кукмара, Югары Ослан, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч, Чүпрәле, Тәтеш, Лаеш һәм Әтнә районнары агрохуҗалыклары белән фермерлары, Татарстан кулланучылар берлеге ("Татпотребсоюз"), "Татплодоовощпром", "Буа шикәре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Майский" теплица комплексы ачып җибәрде. Казанлыларга 425 йөк машинасында 26,4 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ярминкәләрдә азык-төлек кенә түгел, печән, салам, тирес һәм бөртекле культуралар да сатыла хәтта. Казан бистәләрендә үз йортларында яшәүчеләр ике мең баш сыер һәм башка терлекләр асрый. Ашлыгы да, печәне дә үтә, ә бакчачылар тиресне көтеп кенә тора.

Күршеләрбез, иртәнге алтыдан куларбаларын шалтыратып, ярминкәгә киткән Гайшә белән Наилә әбиләр, аксубайлыларга рәхмәтләр укып, кайтып керделәр. "Казан" агросәнәгать паркындагы ярминкәдә Аксубай районы оештырган хәйрия ашында сыйланганнар икән.

- Бәяләр бик җүн. Авылларның уңышлары мул булсын. Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт! Ярминкәләрне түземсезләнеп, көтеп алабыз. Әрчәләр (Арча районы) күренми әле, якташларым килүен көтәм, - дип хисләнеп сөйләде Гайшә әби.

Ярминкәдәге бәяләр
(килограммнарда)
Кош ите - 115сум
Күркә ите - 235 сум
Сыер ите - 250-300 сум
Сарык ите - 320-380 сум
Югары категориядәге йомырка - 55 сум(дистәсе)
Сайлап алынган категориядәге йомырка -50 сум
Беренче категориядәге йомырка - 45 сум
Агызып алынудагы сөт - 28-30 сум (литры)
Каты сырлар - 280-330 сум
Атланмай - 300 сум
Шикәр комы - 44 сум
Югары сортлы он - 20
Карабодай - 50 сум
Бәрәңге - 10 сум
Кишер - 12-15 сум
Аш чөгендере - 12-15 сум
Башлы суган - 17-18 сум
Кәбестә - 8-10 сум
Бодай - 9 сум
Арпа - 8 сум
Арыш - 6 сум
Балык (карп) - 150 сум

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы һәм көндәлек ихтыяҗдагы товарларны сатуга тәкъдим ителгән бәяләр. 2016 елның сентябрь-декабрь айлары өчен гамәлдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading