16+

Авыл көннәре булырга тиеш

Яшел Үзән районының Норлат авылында авыл көне гөрләп узды.

Яшел Үзән районының Норлат авылында авыл көне гөрләп узды.

Соңгы елларда матур традициягә әйләнеп барган бу чара бөтен авылдашларны бергә җыя, күптән күрешмәгән классташларны очраштыра. Норлатка бу көнне авылдан чыккан билгеле кешеләр дә кайтканнар иде. Татарстанның атказанган артисты Ринат Шаһидуллин туган авылына багышлап үзе язган җырны башкарды, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Фирнат Насыйбуллин да авылдашларына музыкаль бүләк ясады. Чарада иң оста бакчачыларны да билгеләделәр. Көзге уңышлардан матур композиция ясап килгән норлатлылар истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Бәйрәмгә кунак булып килгән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:
- Зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларның да үз бәйрәмнәре булырга тиеш. Авыл көннәрен уздырырга кирәк, бу авылдашларны берләштерә торган чара. Норлатта тырыш халык яши, рәхәтләнеп ял да итсеннәр, диде. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.

Чарадан тулырак репортажны "Шәһри Казан" газетасының киләсе саннарында укый алырсыз.

Эльвира Мозаффар фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading