- Кешеләр төрле антисептиклар куллана, ә өй хайваннарына алар килешмәскә мөмкин. Шулай да алар өчен махсус эшләнгән ветеринария антисептикларын файдалана аласыз. Ә болай тәпиләрен яхшылап юу да җитә, - диде ул.
Вирусның кешеләрдән терлекләргә яки киресенчә алардан кешеләргә күчү-күчмәвенә дә ачыклык кертте белгечләр. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, эт-мәчеләр бу чир белән авырмый, әмма ишек тоткасы, телефон кебек аны йоктыру чыганагы булып тора алалар. Шулай ук мөгезле эре терлекләр дә коронавирус белән авырмый. Авыл хуҗылыгы продуктларында вирус бар дип куркырга кирәкми.
- Без Мәскәү, Санкт-Петербургтагы хезмәттәшләребез белән киңәшләштек, алар да хайваннарның коронавирус белән авырган очрагы юк, дип белдерде. Хайваннарда коронавирусның башка төрләре булуы бар, алар күптөрле бит, - диде ул.
Ә менә хуҗасы чирләп китеп, эте яки мәчесен карап торырга кешесе булмаса, аларны зоокунакханәгә урнаштырырга мөмкиннәр икән. Казан шәһәренең баш ветеринария табибы Тимур Галиев хәбәр иткәнчә, мондый очраклар була калса, 234-75-61 телефон номерына шалтыратырга була. Махсус автотранспорт белән этегезне алып китәләр. Бу хезмәт түләүле, шулай да бушлай ярдәм күрсәтә алабыз, диде ул. Ә менә хайванны ашатып, карап торган өчен түлисе була
Комментарийлар