Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча 1 меңнән артык кредит бирелгән.
Скопировать ссылку
Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча 1 меңнән артык кредит бирелгән.
Аларның гомуми суммасы 2 млрд 240 млн сумны тәшкил итә. Республикада бу программаны гамәлгә ашыру буенча лидер булып Биектау районы тора, анда авыл ипотекасы буенча 99 алыш-биреш теркәлгән. Шулай ук Арча районында алучылар күп, анда – 63.
Еллык 3 процент ставка белән ташламалы авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн га кадәр күләмдә каралган, шул ук вакытта беренче кертем 10 проценттан башлана. Программаның мөһим шарты: сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә урнашырга тиеш.
Комментарийлар