Татарстанда СОVID-19ның 91 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2 се читтән кайткан кешедә ачыкланса, 89 авыру аны элемтә аша йоктырган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 38 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькәчә балалар арасында 1 чир йоктыру очрагы расланган. Иң күп авыручылар - 30дан 50 яшькәчә кешеләр арасында, 29 хаста. 50 дән 60 яшькәчә һәм 60 тан 70 кә кадәрге кешеләр арасында уналтышар чир йоктыру очрагы ачыкланган.
География:
1. Казан - 46
2. Яр Чаллы - 9
3. Актаныш - 1
4. Әлмәт - 1
5. Арча - 1
6. Баулы - 3
7. Бөгелмә - 1
8. Буа - 8
9. Югары Ослан - 1
10. Биектау - 2
11. Алабуга - 1
12. Зәй - 1
13. Яшел Үзән - 5
14. Кайбыч районы - 1
15. Кукмара - 2
16. Лениногорск - 1
17. Менделеевск - 1
18. Түбән Кама - 3
19. Питрәч - 1
20. Ютазы районы - 2
7 гыйнварга булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда COVID-19ның 13 998 очрагы теркәлгән. Пандемия игьлан ителгәннән бирле, 10 883 пациент савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 23 кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар