16+

Аяусыз чир тагын бер милләтпәрвәр шәхесне тартып алган...

14 ноябрь көнне иртән каләмдәшебез  Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте. Бу хәбәрне ишетү барыбыз өчен бик авыр булды, күңел ышанмый торды, бу аяусыз чирнең тагын бер милләтпәрвәр шәхесебезне тартып алуыннан  шок хәлендә калдык…

Аяусыз чир тагын бер милләтпәрвәр шәхесне тартып алган...

14 ноябрь көнне иртән каләмдәшебез  Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте. Бу хәбәрне ишетү барыбыз өчен бик авыр булды, күңел ышанмый торды, бу аяусыз чирнең тагын бер милләтпәрвәр шәхесебезне тартып алуыннан  шок хәлендә калдык…

Мансур Габидулла улы журналистикада да каләмен чайрады, «Яңа Вакыт» битләрендә аның күп мәкаләләре дөнья күрде, ул бик күп матур шигырьләр, җырлар язып калдырды. Кызганыч, алар китап итеп басылмый калды, бары тик үзенең тырышлыгы белән Интернет киңлекләрендә «Ташка басылмаган китап» формасында урын алдылар.

Мансур Сәгъдиев 1946 елның 11 декабрендә данлыклы Муса Җәлилебез Ватаны – Мостафа авылында туган. Оренбур педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Авыл мәктәбендә укытучы, завуч, директор була. 1976 ел ахырыннан Оренбурда яшәде.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Татар интернет-хәрәкәтендә актив эш алып барды, иң беренче уздырылган «Татнет йолдызлары» форумында катнашты, социаль челтәрләрдәге төркемнәр администраторы булды. Бик актив татар дөньясындагы яңалыкларны җиткереп килде, үз фикерләре белән уртаклашты, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә битараф түгел иде.

Ул Оренбур шәһәр «Туган тел» татар милли-мәдәни мохтәрияте Президиумы әгъзасы булып торды. Бик милли җанлы, фидакарь шәхес иде. Оныкларын да, яртылаш рус милләтеннән булуларына карамастан, татарлыкка тартып тәрбияләде. Татар телен бик камил дәрәҗәдә белгән кеше, күпләргә остаз, сүз һәм эш кешесе булды.

Мансур Габидулла улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

«Яңа Вакыт» редакциясе, Оренбур шәһәре

Чыганак: http://tatar-congress.org/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading